03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 917 чакыру кабул итеп алган
#яшелүзәнрайонытуганавылым

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 917 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 597се – шәһәрдән, 320се ра­йоннан булган.

339 кешене госпитализацияләгәннәр: 248е – шәһәрдән, 81е – ра­йоннан.

К.Маркс урамында корсагына, күкрәгенә үзе пычак кадаган 50 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны геморрагик шок хәлендә хирургия бүлегенә китергәннәр.

Васильевода 56 яшьлек хатын-кызны күршесе көчләгән. Баш мие селкенгән, кулбаш сөяге сынган хатын-кызны дәваханәгә алып киткәннәр.

Осиновода билгесез сыеклык эчкән 29 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны кома хәлендә реанимациягә китергәннәр.
Васильевода кулбашына пычак кадалган 47 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны Васильево район дәваханәсенә алып килгәннәр.


Нет комментариев