Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

Яшәеш

Илүсә Хәялиева: «Завод – иң ышанычлы эш урыны»

– Газетага язарлар дип, нидер өмет итеп түгел, чын күңелдән, яратып, йөрәк кушуы буенча эшлибез, безнең буын патриот бит! – ди ул.

Гомер буе бер оешмада эшләү, беренче карашка, бик тә күңелсез, эчпошыргыч – «скучно» кебек тоела. Хәзерге яшь буын өчен бигрәк тә. Бу, чынлыкта, тормышта әлегә үз урыннарын таба алмаучы, эзләнүдә булганнарга шулайдыр. Әгәр дә йөрәгең кушкан һөнәр буенча күңелеңә яткан җирдә эшлисең икән, димәк, син бәхетле.
Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводында химия җитештерү цехында 33 ел буе эшләүче Илүсә ханым Хәялиева нәкъ шулай уйлый. «Һәр кеше үзенә һөнәрне үзе сайлый. Яратмаган эшендә өенә кайтып китү вакытын көтеп көн уздыручыларга бик кыендыр ул. Мин ул яктан бик тә бәхетле – эш урынымны, хезмәтемне яратам!» – ди ул.
Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында ишле – җиде балалы гаиләдә туып үскән Илүсәгә безнең шәһәрдә гомер итү насыйп була. Казан химик технология институтының инженер-технологлар әзерли торган факультетында 6нчы курста укыган вакытта иптәш кызының ире аны дусты белән таныштыра. Яшьләр бер-берсен ошата һәм вакыт сузып озак йөрми генә, өч ай эчендә кавышып та куялар. Укып бетергәннән соң юллама белән Бийск шәһәренә китәргә тиеш булган Илүсә, шулай итеп, ирекле юллама белән Яшел Үзәнгә килен булып төшә. Менә шул 1989 елдан бирле Серго заводына тугры ул. Барлык хезмәт стажы дәвамында яраткан цехыннан нибары ике ел тирәсе генә аерылып торгандыр, мөгаен. Анысы да, ире Марат белән уртак сөенеч-бәхетләре – кызлары Алинә тугач, декрет ялында вакытта. Эшеңне яраткач, эш тә сиңа яхшылык белән җавап бирә бит ул, артык борчу-мәшәкатьләр китереп чыгармый, шома гына үз җаена бара. Технолог булып башланган хезмәт юлы баскыч буйлап җай гына өскә менә. Бераз вакыттан соң Илүсә ханым контроль мастеры була, аннары 1нче корпусның участок җитәкчесе итеп билгеләнә. Инде 2008 елдан бирле өч корпусны берләштергән химик җитештерү участогын җитәкли.
– Бик яратам үзебезнең цехны! Цех җитәкчебез Сәет Әхмәтшин чын ватанпәрвәр булганлыктан, биредәге бөтен хезмәткәрләр дә шундый. Без аңардан үрнәк алып эшлибез. Сәет Сәлимовичның да хезмәт кенәгәсендә бер генә язма – Серго исемендәге завод кына тора. Читтән килүчеләр дә күрә, сездә советлар союзы чоры атмосферасы, диләр. Чынлап та шулай. Кешеләргә мөнәсәбәт тә, тәртиплелек тә, намуслылык та – барысы да. Цехыбыз да чисталык – санаторийдагы, ә матурлык парктагы кебек безнең – бөтен җирдә чәчәкләр, агачлар, күлебез дә бар хәтта. Ислам динендәгеләр өчен дә, христианнарга да гыйбадәтханә бүлмәләре булдырылган. Территориябез һәм андагы чүп савытларына кадәр чип-чиста. Ә бит бездә махсус җыештыручы, сулар сибүче аерым кеше юк, халык үзе тота чисталыкны, эшчеләр тырышлыгы белән булдырыла барысы да, – дип сөйли һәр җөмләсеннән, чынлап та эшен яратуы сизелеп торган әңгәмәдәшем. – Мондый җитәкчеләр булганда рәхәтләнеп эшләргә була. Радик Шәфкәтович заводны күтәрде, хезмәткәрләр өчен уңай шартлар булдырылды, заказлар бар, хезмәт хакы вакытында. Биредә эшләүчеләр аңа рәхмәтле. Льготалар бар, балаларыбызга лагерьлар, зурларга санаторий-профилакторий – рәхим ит! Яшьләр дә тартылсын иде монда эшкә. Завод бит ул беркайчан да начарлыкка өйрәтми. Нинди генә авыр вакытлар булмады, әмма халыкны хезмәт хаксыз калдырмады, тотрыклы булды. Завод – иң ышанычлы эш урыны ул. Биредә үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәтсәң, җитәкчеләр дә сине күрә, тырышлыгың бушка калмый, бәяләнә. Минем биредә эшләвемә дә, тормышыма да беркайчан үкенгәнем булмады, киресенчә, рәхмәтле мин заводка!
Завод та шундый туг ры хезмәткәрләрен зурлый белә. Илүсә Хәялие ваның тырыш хезмәте Рәхмәт хатлары, грамоталар белән билгеләнгән – оешманыкы гына түгел, республика һәм Россия бүләкләре дә бар. Мактау тактасында, «Родина» мәдәният сараендагысында торганын үзе дә белми калган, кешеләр генә әйт кән. «Хезмәт ветераны» исеменә һәм ПОЗИСның алтын күкрәк билгесенә лаек булган.
Үзенчәлекле цехта эшләгәнлектән, Илүсә ханым инде 45 яшендә лаеклы ялга чыккан, әмма яраткан оешмасыннан китү турында уена да кертмәгән. Ул көннәрдән соң да 11 ел узып киткән инде, шаккатырсың! Гомерләр су кебек ага... Пар канатын җирләп, тол калуына да ике ел, беренче оныгы Мөнир быел яңа ачылган 18нче лицейның беренче сыйныфына кергән, ә кечесе Риязга да 3 яшь инде. Илүзә ханым сөекле оныкларының яраткан дәү әниләре. Телләре телгә йокмый, шәһәр балалары булсалар да, рәхәтләнеп саф татарча сөйләшәләр. Бу инде гаиләдәге тәрбия күрсәткече!
Хәзерге вакытта тормыштан канәгать булучылар аз. Һәрвакыт нидер җитми. Яшьләр бигрәк тә шундый. Заводка төпле эшкә урнашканчы, кибеттә сатып алучыларга хезмәт күрсәтүне сайлыйлар.

«Минем менә шуңа эчем поша. Яшьләр тартылсын иде заводка. Монда бит бөтен мөмкинлекләр бар: уңайлы шартларда эшләргә дә, ял итәргә дә, төрле льготалардан файдаланырга да, карьера баскычы буйлап өскә менәргә дә була. Биредә эшләүнең статусы да башка бит. Акча күпме булса да аз тоела ул. Канәгать булып яшәргә, иртүк торгач, һәр туган көн өчен Аллаһка рәхмәт әйтә белергә кирәк», – ди Илүсә Хәялиева.

 
Аның белән килешми, тормышының барлык хезмәт юлын бер оешмага багышлаган кешегә ышанмый, сокланмый һәм аны хөрмәт итми мөмкин түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев