Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Зөя ухасы – 2023» фестивалендә

Зөя утрау-шәһәрендә «Зөя ухасы – 2023» традицион фестивале узды.

Кулинария ярышларында Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Киров, Казан, Яшел Үзән, Иннополис, Марий Эл республикасы, Зөядән һәм Дөбьяз авылыннан командалар катнашты. Һәр катнашучының өстәле янында чират тезелде, оригиналь рецептлардан ясалган ризыкларны олыларның да, балаларның да авыз итәсе килде.


Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та бу табынга кушылды. Барлык теләүчеләргә судак һәм сазаннан 300дән артык өлеш уха таратылды.


Кулинар-батл нәтиҗәләре буенча гастрофестивальнең җиңүчесе булып, Зөядән «Толстолобики» командасы танылды. Казан шәһәренең «Уха от Казака» командасына көмеш медаль, ә өченче дәрәҗәле урын һәм тамашачылар симпатиясе призы Иннополистан «Звездочки» командасына бирелде.

Фестивальдә барлыгы 13,5 меңнән артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев