Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юка бозның беренче корбаны

“Бозга керү куркыныч!” – дип кисәтә ГИМС инспекторлары кышкы чорда балык тотарга яратучыларны.

Әмма бу кисәтүләргә игътибар итүчеләр бик аз. Нәтиҗәсе күз алдында – Бритвино авылыннан ерак түгел Зөя елгасында гадәттән тыш хәл. Сәгать көндезге уникеләр тирәсендә “112” ашыгыч хезмәт номерына бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килә. Шалтыратучы  урынын төгәл генә аңлатып бирә алмый. Урынга барып җиткән коткаручылар туңган ирне су өстеннән таба.  Ачыкланганча, ир улы белән балык тоткан. Бер мәлне  аның улы кинәт  боз астына китә. Әтисе аны башка балыкчылар ярдәмендә аны судан чыгаруга чыгара, әмма  көтмәгәндә үзе бозлы суга төшеп китә.  Аны коткара алмыйлар. Күрүчеләр сөйләвенчә, боз бик юка булган һәм суга батучы янына барып җитү мөмкин булмаган. Казанда яшәүче 63 яшьлек бу ир суга батмаса да, бозлы суда өшеп үлгән.

 

Шушы вакыйга чыгар алдыннан гына Яшел Үзән ГИМС үзәге, ОСВОД инспекторлары җәмәгать тәртибе сагы,  ФПСның 8нче отряды  хезмәткәрләре һәм полиция участковыйлары  белән берлектә рейд уздырган булган.  Аңлатканнар, кисәткәннәр һәм белешмәлекләр таратканнар.  Узган ялларда гына да алар ТР КоАП 3.10нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча 19 беркетмә төзегән.  Рейдлар көн саен уздырыла һәм бу эш көчле салкыннарга кадәр елгалар каты боз белән капланганчы   алып барылачак. Әмма, беренче чиратта, МЧС хезмәткәрләре кисәтүенчә, үз куркынычсызлыгы турында балыкчылар үзләре кайгыртырга тиеш.

 

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев