Җырчы Гөлназ Асаева тормышында бик тә шатлыклы вакыйга булган
***
Уфа Яшьләр мәдәният сараенда яраткан җырчыбызның концерты узды. Әлеге матур тамашаның кыза барган бер мәлендә сәхнәгә Башкортстанның мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Әминә Шәфыйкова менде.
Гөлназның нык дулкынланганы сизелә иде. Дулкынланмаслык мени?! Әминә Ивний кызының кулында, чәчәк гөлләмәсе белән бергә, һәрбер артист күрергә теләгән кызыл бәрхет тартмачык, ә аның эчендә «Башкортстанның атказанган артисты» медале бар иде!
Шулай итеп, Гөлназ Асаева 26 (!) яшендә туган республикада «ат казанды».
Без Гөлназны ихлас котлыйбыз һәм яңадан яңа иҗади үрләр телибез!
Видео җырчының вк төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев