Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдызларның хоккей турниры башлана

«Зеленодольск дерби» кысаларында хәзер «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хоккей командалары, Татарстан Республикасы хоккее ветераннары һәм «Россия матбугаты» командасы арасында иптәшләрчә матч узачак.

Башта ярышларда катнашучылар минитурнирын Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев, шулай ук «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов сәламләде.



- Сезне Яшел Үзән җирендә сәламләргә шатмын, - диде район башлыгы Михаил Афанасьев. - Бу хоккейны популярлаштыру өчен бик мөһим адым. Әлеге чара Яшел Үзәндә балалар спортын үстерүгә этәргеч булачак. Безнең шәһәрдә “Российская пресса” танылган командасы катнашында хоккей бәйрәме "Газпром трансгаз Казан" һәм шәхсән Рөстәм Ринат улы Усманов инициативасы буенча уза, моның өчен мин рәхмәтлемен. Турнирда катнашучыларга уңышлар, шулай ук гадел көрәштә җиңүләр телим.

- “Газпром” компаниясе Россия спорты үсешенә бик күп акча кертә, - дип шәрехләде Рөстәм Усманов. - Балалар һәм яшүсмерләр мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен мондый мастер-класслар, атаклы Россия спортчылары катнашында иптәшләрчә турнирлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Михаил Павлович Афанасьев йөзендә җирле администрация ярдәме белән, мондый чараны оештыру Яшел Үзән җирендә мөмкин булды. Командаларга матур хоккей уены телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев