Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән килгән гаиләгә ЮХИДИ инспекторлары ярдәмгә килә

28 яшьлек Ксения Игоревна ире белән Казанга машинада РКБның перинаталь үзәгенә барырга чыга.

Ире шәһәрдә, юлларны белеп бетермәү сәбәпле, начар йөри, ә Ксениянең ул арада тулгагы башлана. Урам чатларының берсендә ире юл-патруль хезмәте нарядыннан ярдәм сорый. ЮХИДИ хезмәткәрләре кичекмәстән булачак әнине махсус сигналлар ярдәмендә озата барырга карар кабул итә, шуңа күрә бала табучы тиз арада хастаханәгә китерелә. Болардан тыш, автоинспекторлар бәхетле гаиләне дәваханәдән чыкканда каршы алырга да килә. Бәләкәчкә автолюлька бүләк итәләр һәм әти-әниләрен кызлары Алисә туу белән котлыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев