Яшел Үзәннең «Яшь гваридячеләр»е активистлары 2000 битлек бүләк итте
Яшел Үзәннең «Яшь гваридячеләр»е активистлары 10000 тирәсе халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Карамалы Тау амбулаториясенә хәйрия акциясе оештырып, 2000 битлек һәм «Вы наши герои» логотибы төшерелгән футболкалар бүләк итте.
- Мондый акцияләр оештыру пандемия вакытында бик кирәкле һәм бик мөһим дип саныйбыз, - ди «Бердәм Россия Яшь гвардиячеләре» штабы әгъзасы Дмитрий Вәлеев. – Карамалы Тау амбулаториясе хезмәткәрләре пандемиягә каршы көрәштә алгы сызыкта һәм аларда саклану чаралары ихтыяҗы булырга тиеш түгел. Без мондый бүләкләр белән беренче генә чыкмыйбыз инде, район үзәк хастаханәсендә дә, биредә дә булганыбыз бар. Карамалы Тау җирлек башлыгы Юлия Некрасова һәм амбулатория җитәкчелеге дә, персонал да безне җылы каршы ала һәм ихлас рәхмәтләрен әйтә. Игелекле эш башкарабыз дип уйлыйм. Шундый кирәкле ярдәм күрсәтә алуыбызга без шат.
Мондый хәйрия акциясе белән әлегә Казан һәм Яшел Үзән Яшь гвардиячеләре генә шөгыльләнә. Күркәм үрнәккә башка районнар да кушылыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев