Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Wildberries эш урыннары саны 7 300гә кадәр артачак

«Яшел Үзән» территориаль үсеш үзәге резиденты Wildberries интернет-кибете гамәлдәге килешүгә үзгәрешләр кертте. Хәзер, комиссиянең уңай бәяләмәсеннән соң, инвестпроект 4 000 эш урыны түгел, ә 7 300 эш урыны булдыруны күздә тота.

Шул ук вакытта проектның бәясе, киресенчә, кими. 2019 елда, инвестпроект стартында ул 5,1 млрд. сумга бәяләнсә, үзгәрешләрдән соң 4,5 млрд.сумга кадәр кимиячәк, диде Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин.

Wildberries тарату комплексы Яшел Үзән сәнәгать мәйданчыгында урнашкан,аның ике чираты да төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Яңа эш урыннары булдыру һәм туплау 2022 ел ахырына тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев