Яшел Үзән

Яшел Үзәндә почта бүлеге башлыгы ярты миллион сумнан артык акча үзләштергән

Суд 47 яшьлек хатынны «Вазифасы файдаланып зур суммада акча үзләштерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

Яшел Үзәндә почтасының элеккеге хезмәткәрен ярты миллион сумлык акча һәм посылкалар үзләштергән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Суд почта бүлегенең элеккеге җитәкчесенең, хезмәт урыныннан файдаланып, узган елның маеннан сентябрь аена кадәр үзенә ышанып тапшырылган матди кыйммәтләрне һәм акча урлавын ачыклаган. Гомуми сумма ярты миллион сумнан артык булган», - дип сөйләде Галиев.

Суд 47 яшьлек хатынны «Вазифасы файдаланып зур суммада акча үзләштерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

Хатын-кызны өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: