Фаҗига Ленин урамындагы 2нче йортта булды.
Анда фатир һәм 8нче каттагы балкон янды. Янгын сүндерүчеләр төтен уратып алган бинадан 10 кешене чыгардылар. Хәзер аларга бернинди куркыныч янамый.
Ике зыян күрүче – 68 яшьлек хатын-кыз һәм 70 яшьлек ир-ат турында мәгълүм.
"Тикшерү барышында килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, шулай ук янгын куркынычсызлыгы турында Федераль закон таләпләрен үтәүгә бәя биреләчәк. Моннан тыш, күрсәтелгән факт буенча тикшерү контрольдә тотыла", - дип хәбәр итәләр прокуратурада.
Нет комментариев