Безнең редакция журналистлары урында әлеге символик фигураны ясау барышын күзәттеләр.
Кар фигурасын булдыруга 48 йөк машинасы кар кирәк була. "Скульптураның биеклеге 4,5 метр, озынлыгы - 9 метр, киңлеге - 3 метр. Бүгенгә бу республикада, бәлки, илдә дә иң зур кар фигурасы", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Киләсе 2021 елның символы шәһәрдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы белән пәйда булды. Аны биш көн дәвамында үз куллары белән Кукмара осталары - Марсель һәм Руслан төзеделәр.
Комментарии
Без имени
0
0
Матур булган?