Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы Казан өчен елга трамвае төзи

Казансуда елга трамвае йөри башлаячак. Әлеге транспортны төзү белән Яшел Үзән судно төзү заводы шөгыльләнә.

Аны агымдагы елда суга төшерәчәкләр, дип фаразлана. Хәзер булган флот Казансу буйлап күперләр аркасында йөри алмый.

"Казансу елгасы акваториясендә су трамвайлары проекты хәзер тормышка ашыру стадиясендә. Яшел Үзән заводында кирәкле таләпләрне канәгатьләндерерлек судно төзелеше инде бара. Аңа нигез былтыр салынган иде. Быел судно суга төшерелергә тиеш", - диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов "Татарстан онлайн" программасының туры эфирында.

Ул билгеләп үткәнчә, чикләүләр Киров дамбасының техник характеристикалары аркасында туа.

"Куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган бөтен флот күпер астыннан уза алмый. Яңа судно кирәкле критерийларга җавап бирәчәк", - диде Иванов.

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, Казансуның эчке акваториясен үстерү концепциясе кысаларында, елга суднолары өчен причаллар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев