Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары – Толстой эзләре буйлап

Россия әдәбияты классигы Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән «2018 ел – Татарстанда Лев Толстой елы» дип рәсми төстә игълан ителде.

Лев Толстой исеме Казан белән ныклы бәйләнештә. Язучы бирегә 1841 елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән килгән, ә 1847 елда язын Казаннан киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар да сакланган. 
Яшел Үзән шәһәренең 15нче мәктәбе инде дүртенче ел рус теле һәм әдәбиятына, тарихка нигезләнеп уен оештыра. Ел да бөек рус язучыларына багышлана ул, быел исә, ике дә уйламый, Лев Толстой язмышы һәм иҗатына тукталалар. «Россиянең әдәби картасы. Л.Н.Толстой һәм аның әсәрләрендәге герой эзләре буенча» дип аталган муниципаль уен-сәяхәттә шәһәр һәм район мәктәбе укучылары көч сынашты. 
– Әдәби уенны дүртенче тапкыр оештырабыз һәм программабыз традицион рәвештә бара, тик быел үзенчәлеклерәк, чөнки чарабыз Толстой язмышы һәм иҗаты белән бәйле. Һәм бу бөек шәхеснең Казан белән тыгыз элемтәдә булуын да яхшы беләбез. Быел катнашучылар да алдагы елларга караганда күбрәк, үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр арта. Быел исә уен ике этапта узды. Беренчесендә гимназия һәм лицей укучылары, ә икенчесендә гомуми белем бирү мәктәпләреннән килгән егет-кызлар катнашты. Биремнәрен үзем төзим, ә тарихка кагылыш лыларын коллегам, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Николаева әзерли. Шунысы шатландыра: балаларның белемнәре югары. Һәр ел без юбиляр язучыларны сайлап алабыз һәм уен укучыларны, мәктәп ләрне үзара берләштерә. Һәм елдан-ел уенның масштабын киңәйтәбез. Бүген музыкаль номерлар да булды һәм Толстойның җырлавын да, биюен дә күрдек, фантазияләрен эшкә җиккәннәр икән, афәрин дияргә генә кала, – дип сөйли 15нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шушы уенны оештыручы Любовь Самсонова. 
Укучылар беренче булып визит карточкасын тәкъдим итте, аннан өй эше булган «Аяз алан буенча Толстой белән ял итеп йөрү» күренешен һәм иҗади биремнәрне күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев