Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән табибларына ковидтан соң тернәкләнү өчен юлламалар тапшырдылар

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк башкарма комитетында Татарстан шифаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк медицина белгечләренә юлламалар тапшырылды. Анда алар постковидлы реабилитация узачак.

Республиканың 17 районыннан сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатория-поликлиника челтәрендә эшләүче хезмәткәрләргә барлыгы 44 юллама тапшырылды. Һәр район Казан белән элемтә видеосында булды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Ул табибларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек теләде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык бүләкләнүчеләрнең 14е Яшел Үзән районында “Васильевский” шифаханәсендә реабилитация узачак. Алар арасында безнең табибларыбыз да - Валентина Карпова һәм Руфия Соловьева бар. Аларның икесенә бергә 100 елга якын медицина стажы. Юлламаларны Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев