Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) Россиядә сөт продукциясен иң эре җитештерүчеләрнең Топ-30лыгына керде

Табыш үсеше буенча комбинат рейтингта икенче позицияне алды Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Россиядә сөт эшкәртүчеләрнең иң эре Топ-30» рейтингында 22 нче урынны алды.

Milknews мәгълүмат-аналитика агентлыгы, сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге һәм Streda Consulting консалтинг агентлыгы бергәләп тикшерелгән мәгълүматлар күрсәткәнчә, ЗМК факторлары җыелмасы 2017 ел белән чагыштырганда 10 позициягә күтәрелде.

Табыш арту күрсәткече буенча, 2017 ел белән чагыштырганда 43%ка арту сәбәпле Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты икенче позицияне алды. Ә биш ел эчендә, Streda Consulting генераль директоры Алексей Груздев бәяләвенчә, ЗМК 2,5 тапкырга үскән һәм бу күрсәткеч буенча әлеге тармакта берсүзсез лидер булган.

Milknews.ru порталы өчен тикшеренүләр нәтиҗәләрен шәрехләп, Союзмолоко генераль директоры Артем Белов болай дип билгеләп үтте:
«Шунысы игътибарга лаек, иң зур үсеш темплары күрсәткән предприятиеләр арасында нигездә Россия компанияләре. Болар - «Ак Барс», «Нева Милк», «Фудлэнд», «Юговская», «Ирбитский молочный завод», «Ренна». Шул ук вакытта, бу күрсәткеч буенча лидерның үсеш темплары - «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ - соңгы биш елда 224%ка Татарстан сөтен эшкәртү базарындагы вәзгыять белән бәйле. Республика гадәттәгечә сөт-чимал җитештерүдә лидер булып тора, ә эшкәртүдә вәзгыять бик үк яхшы бармый, бигрәк тә "Вамин" банкротлыгыннан һәм "Просто молоко" активларын сатудан соң. Шуның аркасында, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ тармакта биш ел эчендә керемнәрне арттыру буенча алдынгылар рәтенә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев