Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты – «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының республика этабы лауреаты

Безнең комбинат «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының республика этабы призеры булды. Берьюлы җиде сөт продукты призлы урыннарны алды.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бәйгесенең лауреатлары атланмай «Крестьянское», 3,2% кефир һәм «яблоко-злак» йогурты булды.

«Персик» һәм «чия» тәмле йомшак эремчеккә 1 дәрәҗә дипломант исеме бирелде, ә «Зеленодольский» катыгы һәм «Снежок» 2 дәрәҗә дипломант булды.

Конкурс экспертларының югары бәясе - «ЗМК» АҖ өчен мөһим казаныш кына түгел, ә Россиянең алдынгы җитештерүчеләре белән иң яхшы исем өчен көрәшү мөмкинлеге дә. Барлык җиңүче продуктлар «Россиянең иң яхшы 100 товары»программасының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев