Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Раифа монастыре территориясендә Хач ману 5 көн эшләячәк

19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Барлыгы коену өчен алты бәке әзерләнәчәк:

Раифа Богородица ирләр монастыре территориясендә. Беренче тапкыр, өч көн урынына, су коену урыны биш көн дәвамында эшләячәк. Быел Крещение бәйрәме чәршәмбе көненә туры килә, шуңа күрә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев халык фикеренә колак салып, эш вакытын озынайту турындагы тәкъдимен хуплады.

Коену өчен әзерләнгән бәкегә 19 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, һәм 23 гыйнвардан 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. Моннан тыш, 19 һәм 20 гыйнварда кунаклар өчен Садовый бистәсе территориясендә өстәмә парковка оештырыла, аннан монастырьга кадәр микроавтобус йөриячәк.
Автомобиль йөртүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре таләпләрен үтәүләрен сорыйбыз.

  • Ильинский авылы территориясендә, изге Илья пәйгамбәр чиркәве - 19 гыйнварда 9.00 сәгатьтән 20 гыйнварга кадәр.
  • Осиново авылында Изге Ана иконасы чиркәве мәхәлләсе 19 гыйнварда 09.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.
  • Васильево бистәсендә, Воздвижения креста Господня чиркәве мәхәлләсе-19 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 20 гыйнварда 22.00 сәгатькә кадәр.
  • «Дельфин» санаторий-шифаханәсе территориясендә (Яшел Үзән шәһәре) Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе – 19 гыйнварда 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.
  • Исаково авылы, Богоявления Господня чиркәве - 19 гыйнварда 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев