Яшел Үзән

Яшел Үзән районында "Пятёрочка" кибетен талаганнар

Васильево бистәсендә Ленин урамындагы Пятерочканы талаганнар.

Төнлә сигнализация эшли башлый, ләкин ведомстводан тыш сакчылар килгәндә, инде эш эшләнгән була. Җинаять урынында ватылган тәрәзә һәм сәүдә залына керү эзләре табылган. Соңрак ачыкланганча, ватылган тәрәзә аша билгесез кешеләр, кыска вакыт эчендә, 6 мең сумга якын күләмдә спиртлы эчемлек урларга өлгергәннәр. Хәзер бистәдә тикшерү бара.

"Народная газета Васильево"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: