Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән музыка театры актрисасы "Тантана" театр премиясенә номинацияләнгән

Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясе. Ул киң җәмәгатьчелеккә танылу һәм театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен бирелә. Республикада бүләкне тапшыру Бөтендөнья театр көненә багышланган төп вакыйга булып тора.

Быел "Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль" номинациясендә "Тантана" ("Триумф") премиясенә Яшел Үзән музыка театры актрисасы Надежда Антонова "Ромео и Джульетта" мюзиклында төп героиня роле өчен дәгъва итә. “Тантана” премиясе ияләрен 27 мартта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан итәргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев