Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хезмәткә һәм оборонага әзер

Яшел Үзән районы командасы Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ярышларында тәүге тапкыр беренче урынны алды.

2021 елда кышкы фестиваль ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, ярышларның финал этабы безнең шәһәрдә «Маяк»спорт комплексында узды. Анда Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш, Теләче районнары командалары катнашты.

Нәтиҗәдә, шәһәрләр арасында беренче урынны Әлмәт командасы яулады, республика районнары арасында Яшел Үзән һәм Саба районнары «алтын»га лаек булды.

1-3 урыннарны алган командалар 20, 15, 10 мең сумлык спорт инвентаре алу өчен сертификатлар, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кубоклары, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.

- Бу җиңүгә катнашканнарның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Спортчылар, физкультура укытучылары, тренерлар, спорт мәктәпләре. Безнең районның ГТО белгече Татьяна Николаевна Каюрованы аерым билгеләп үтәсем килә. ГТО судьялары, Маяк спорт комплексы, Яшьләр эшләре бүлеге. Һәм, әлбәттә, командабызның ярдәме өчен безнең район башлыгы Михаил Павлович Афанасьевка зур рәхмәт, - ди ЯҮМР Башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Динар Нигъмәтуллин. Сүз уңаенда, финал уеннарын ачу тантанасында аңа Атказанган ГТО значогы тапшырылды.
Бу хакта район Советының матбугат үзәге хәбәр итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X