Яшел Үзән

Яратып аяк чалмагыз

Кеше өчен иң кадерле кешеләр аның әти-әнисе. Һәрчак ярдәмгә килүчеләр дә - алар.

Бу бәхәссез. Тик менә нинди капма-каршылык: еш кына нәкъ менә әти-әниләр, үсәргә һәм формалашырга комачаулап, балаларын аска сөйриләр дә инде.

Мәктәпне бетергәндә кая укырга барачагымны белә идем инде. Ул вакытта Интернет булмаса да, белешмәләр актарып үземә туры килә торган уку йортын таптым. Ул - Петербургның Культура институты иде. Кызганычка, холкым йомшак минем. Максатымны тормышка ашырырга ярдәм итәсе урынга, иң якын кешеләрем - әти-әнием һәм дәү әнием минем андый ерак җирләргә китеп укуыма каршы чыктылар. Авыл кызына, бәлки, анда керәсе дә бик авыр булыр иде.

Бәлки, дим, чөнки чынлыкта ничек булуын белергә насыйп булмады. Белер өчен эшләп карарга кирәк, ә мин туганнарымның “безне ташлама” сүзен тыңлап, еракка китмәдем. Туган республикабыздагы педагогика институтының тарих факультетына укырга кердем. “Бу да синең теләгеңә охшаш бит инде, шул ук фәннәрне укыячаксың”, - диделәр алар. Студент вакытта барысы да әйбәт иде әле. Тик минем белемем белән мәктәптән кала башка бер җиргә дә урнашып булмаганлыгы “кинәт” ачыкланды.

Мәктәп! Минем “йомык” холкым белән шунда гына эшләргә инде! Практика узганда ук балалар белән эшләү минеке булмавын аңлаган идем инде. Тирәмдәге шау-шу, чыр-чуны “җенем сөйми”. Хыялланганча музей фәнни хезмәткәре булу тәтеми икән инде, һич югы үземә охшаган фәннәрне студентларга укытырмын дип, аспирантурага керергә уйладым. Тик монда да якыннарым каршы чыкты. Әни, шәһәребезнең мәктәпләрен йөреп чыгып, миңа эш тә табып куйды. Урын табылды... димәк туган йортыма кайтырга кирәк... Ә ничек кайтмыйсың? Синең өчен тырышканнар, эш тапканнар.

Анаңның шундый тырышлыгын эт койрыгы астына тыгу - намуссызлык белән бер булачак! Ул вакытлар авыр иде - 90нчы еллар башы. Әти белән әни эшләгән предприятие көчкә сулыш ала, хезмәт хакын тоткарлыйлар. Мин аспирантурада укысам, тагын өстәмә чыгым... Аларга “артык керем” табу өчен көчәнергә туры киләчәк. Ә ул яктан минекеләр “көчәнә” белми иде, теләкләрендә дә юк иде бугай. Аларга шул үлеп бара торган заводларында эшләп, яңа замананы сүгеп авыр тормышка зарланып яшәве уңайлырак иде. Алар минем вөҗданыма басым ясады һәм мин сындым. Туган шәһәремә кайтып мәктәпкә эшкә урнаштым. Гашыйк булдым, кияүгә чыктым, бала таптым... Кыскасы - баттым...

Ирем белән берничә елдан аерылыштык. Акча эшләү максаты белән Мәскәүгә киткән иде, шунда фатирлы бер ханыма йортка кереп калды. Мин кызымны үстерәм, шул мәктәптә эшлим. Тиздән педстаж буенча пенсиягә чыгам... Фу, ул сүзне ишетәсем дә килми. Минем өчен ул бер генә, “гомер узды” мәгънәсенә ия. Ә әнием һаман бер сүзен кабатлый: “Ну и что эшең күңелеңә ятмый, зато пенсияң яхшы булачак!”

Ә гомеремнең шул ук эт койрыгы астына узуы жәл түгел! Яшьлек хыялларымның тормышка ашмавы да, яшем илле ягына авышып та ни зур хезмәт хакы, ни күңел ятып яратып эшләрлек эшең булмау да исәп түгел! Я акча, я җанга ятышлы эшең - икесенең берсе булса да булырга тиештер бит инде?! Көч тә, теләк тә, түземлек тә бетте...

...Кинәт тормышыма “яңалык җиле” бәреп керде! Кызым үзенә Петербургта гына белем алып булырлык профессия сайлады! Үзен генә анда җибәрү мөмкин түгел. Димәк, икәүләшеп китәчәкбез! Ә нишлисең? Теге вакытта якыннарым кебек кызымны хыялыннан баш тартырга мәҗбүр итә алмыйм бит инде! Алданрак китеп яшәргә бүлмә табам һәм эшкә урнаша торам...

Әни шашына, мине “ычкына башлау”да гаепли. Мин үземнең “эгоист кызымны тиле-миле уйларыннан” кире кайтырга күндерергә тиеш дип саный. Ә нигә әле минем балам эгоист? Минем кебек кемнеңдер сүзен тыңлап гомерен юкка чыгарырга теләмәгән өченме?
Минем уйлавымча, үстереп, аннары югары менәргә комчаулаучы авыр таш булып җилкәләренә асылынырлык булгач, баланы табырга да кирәкми. Ата-ананың үз мәшәкатьләрен аңа тагуы, эгоизмы - баланы юкка чыгаручы иң куркыныч нәрсә дә инде.
Мөстәкыйль яшькә җиткән йөрәк парәләре булган ата-аналар уйлансыннар иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: