Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын аркасында өч кеше зыян күргән

30 август көнне Яшел Үзәннең Кече Кызыл урамында урнашкан биш катлы торак йортта янгын чыккан.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр өченче каттагы 2 квадрат метр мәйданда диван януын ачыклаган. Алар килеп җиткәнче, үз өйләреннән 20 кеше йөгереп чыккан. 
Янгын бик тиз арада сүндерелде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Ут чыгу аркасында өч кеше зыян күргән. Әмма алар хастаханәгә барудан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев