Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якутия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Яшел Үзән районындагы тракторда йөрде

Саха (Якутия) республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Кирилл Бычков эш визиты белән Яшел Үзән районына килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды һәм озатып йөрде.

Кирилл Бычков «Светлое озеро» агропаркында булды, анда аның резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Шулай итеп, аңа балык фермасы проектын тормышка ашыру барышын күрсәттеләр. Предприятие җитәкчесе, “БАРС Груп” АҖ генераль директоры Тимур Әхмәров кунакларга балык фермасының беренче чираты гына елына 100 тонна форель җитештерүгә исәпләнгән, дип сөйләде. Биредә 20 корпус төзеләчәк, проектка 150 млн сумнан артык инвестицияләр кертелгән инде.

Корпусларның берсенең төзелеш барышы белән Якутия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры танышты. Кирилл Бычков сүзләренчә, проект җитештерү процессы күзлегеннән дә, су күп булган төбәк өчен дә бик кызыклы.


"Җитештерү - катлаулы процесс, ә монда мин күрәм, проект барлык технологияләрне үтәп гамәлгә ашырыла, Тимур Маратовичның алымы заманча, предприятиенең уңышлы булачагына ышанам", - диде Кирилл Бычков.


Агропаркның тагын бер резиденты - «Подружка Несушка» кошчылык фермасы. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Татьяна Кирова хәбәр иткәнчә, монда тавыклар, үрдәк һәм күркә үстерәләр, шулай ук гадәти булмаган патша кошы - идел токымы цесаркасы да бар. Күптән түгел эксперимент сыйфатында роман токымыннан булган сарыклар да асрый башладылар.

Агропарк техникасын карап йөргәндә, Кирилл Бычков түзмәде һәм тракторда йөреп кайтырга булды, Тимур Әхмәров та аның белән булды.

Аннары кунаклар Олы Күлбаш авылында "Urman camp" глэмпингына килделәр. Биредә Кирилл Бычковка территориядә тулысынча алып барыла торган балык фермасы төзү проектын тәкъдир иттеләр. Шуннан соң алар глэмпинг эшчәнлеге белән таныштылар.

Якутия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры билгеләп үткәнчә, мондый ял төре бик популяр.

"Сез Татарстанда беренчеләрдән булып боларның барысын да тормышка ашыра башладыгыз һәм уңышка ирешәсез. Бу бик шәп проект, безнең Якутиядә дә шуңа охшаш нәрсә бар, тик сездә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Хезмәттәшлеккә шат булачакбыз», - диде Бычков.


Михаил Афанасьев Яшел Үзән предприятиесенең Якутиягә, Верхоянск шәһәренә кояш электростанцияләре җибәрүен өстәде.

«Ышанам ки, без үзара бәйләнеш нокталарын табарбыз һәм бер-беребезгә файдалы булырбыз», - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев