Бик матур, бик төзек авыл. Анда эш сөючән, тирә-күрше белән матур мөгаләмәле халык яши.
Бер-берсенә ярдәмчелләр. Авыл елдан-ел түгел, көннән-көн яңара, үзгәрә, матурлана. Өлкәннәр дә, яшьләр дә авылны тагын да яшелләндерү, гүзәлләндерү, чәчәккә күмү өстендә эшли. Караган саен карыйсы килә, күреп туймаслык матур, күңелгә көч, рух өсти авылым.
Ләкин, күңелне борчый, моңсуландыра торган дәлилләре дә бар шул әле авылымның. Һәм бу борчу - күңелсез күренеш һаман да дәвам итә. Авыл үсми, зураймый, ә яшәү никадәр матур булмасын - авыл кечерәя, халкы кими, балалар аз туа.
1966 елның 1 гыйнварына Яшел Үзән районында барлыгы 122 авыл исәпләнсә, 2005 елның 1 апреленә 103 авыл кала. 40 ел үтмәгән, 19 авыл юкка чыккан!
Шушы мәгълүматны язып куйганмын. Тагын 40 елдан ничә авыл калыр икән? 20-25 йортлы авыллар үзебезнең Норлат зонасында да әллә ничә бит. Анда яшәүчеләр саны да йорт саныннан әллә ни артык түгел.
Итәк тутырып түгел, урам тутырган бала-чагалы йортларның нигезләре дә юк, күбесенең бүгенге буын балалары исемнәрен дә белми. Мин ныклап белгән Бакырчыда да 160-165 хуҗалыктан йөзләп кенә калды. Халкы яртылаш та калмагандыр инде. Бары 290лап кеше. Үлем-китем күп, туучылар бик аз.
Авылыбызның иң озын урамы 1 километрдан озынрак иде (укытучыбыз Зәйнәп апа безне алып чыгып үлчәткән иде бау белән. Үлчи барабаз, яза барабыз). Менә шул иң озын урамыбыз тыкрыгы-тыкрыгы белән буш. Ул урамдагы һәр йортта 4-5, 8-9 бала үскән бит!
Үзем белгән һәр йортын - хуҗалыгын барлап барырга булдым әле. Истәлек, искә алсыннар.
1 хуҗалыклы булган (мин белгәне) урамда 12 хуҗалыкта яшәүче бар. 10-11 буш йорт. Калганнарының урыны да юк. Бик-бик яшәтәсе, яшәртәсе килә сине, авылым! Бер урамыңда шулкадәр югалтуны күреп, башка урамнарга кагылмыйм. Йөрәк елый, сыкрый.
Минем генә түгел, күпләрнең шулайдыр. Читкә киткәннәрнең уйнап үскән урамнары, нигез урыннары сагындыра да, моңсуландыра да торгандыр.
Нигезеңдә дәвамчыларың, дога кылучыларың булу нинди бәхет! Ә нигез саклаучыларның һәммәсенә Ходай рәхмәтен салсын.
Саз башыннан:
1.Гыйрфанов Хафиз (Чәкчүрин)
2.Гыйрфанов Әкрам
3.Низамов Фәхретдин (Грмафун) - каршы якта
4.Сафиуллин Габдулла (Әпитсәр)
5.Солтанова Разыя (Бәхет)
6.Зөһрәттәй (бер тыкрык - 6 урын буш)
7.Дәминов Гәрәй
8.Мотыйгуллина Хәдичә - буш
9.Закирова Бану - буш
10.Сибгатуллина Маһруй (Төмәч) - каршы якта
11.Насыйбуллин Фәез (Калама) - каршы якта
12.Солтанов Габдулла (Әбә) - каршы якта
13.Сәетзадина Хәдичә (Шомбай)
14.Гыйләҗева Бибинур - буш
15.Гарифуллин Шаһинур - буш
16.Гыйләҗев Ярхәм
17.Ибәтуллина Минвафа (Исукай) - буш
18.Бикмуллина Маһирә (Пырыш) - буш
19. Бикмуллин Нотфулла
20.Шәмсетдинов Хәялетдин
21.Мифтахова Гайнауфа - буш
22.Фатыйматтәй - буш (Күл кырыенда, кибет урыны)
23.Гыйбадуллина Бибинур
24. Сибгатуллина Кәримә
25.Вәлитов Фатыйх
26.Әлмәмәтов Нәбиулла - буш
27.Хисамова Сара
28. Әдиятуллин Габдрахман (Мыек)
29.Нигъмәтуллина Маһирә (Кара) - буш
30.Шәйхуллин Зарифулла (Чыпчык)
31.Галәветдинова Фатыйма
32.Хәйруллина Хәдичә
33.Сибгатуллин Салават (Көя)
34.Сибгатуллин Хәбибулла (Чөгендер)
35.Нигъмәтуллина Тайфә
36. Сабираттәй - буш (Укша кашында)
37.Төхвәтуллин Зиннәтулла
38.Хәйруллин Галиулла
39.Хәйруллин Габдулла
40. Гатауллин Рәхимулла (Пыяк)
41.Минвафа (Мәкүрки) - буш (Өрәңгәр башы)
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы
Нет комментариев