Хыянәтме, флиртмы? (киңәш кирәк)
Гаилә корганыбызга 15 еллап. Моңарчы тату гына гомер иттек. Ләкин соңгы араларда ирем нык үзгәрде.
Элек телефонны сөйләшер өчен генә тоткан кеше, хәзер аны кулыннан да төшерми. Мөнәсәбәтләрдә дә ниндидер салкынлык барын тоям. Балаларга да игътибары кимеде. Беркөнне үзе сизмәгәндә генә телефонын караган идем, бер хатын-кыз белән язышкан «смс»ларына юлыктым. Ул хатынны ир-ат исеме белән язып куйган. Яшь егет белән кыз кебек, шаярышып, тегесен-монысын язышканнар, мәхәббәткә дә ишарә бар кебек. Моны белгәч, миңа шок булды. Бу хакта әлегә иремә белдермәдем, чөнки гаиләне таркатудан бик куркам.
Хәзер миңа нишләргә? Аның үзе белән сөйләшергәме, әллә, белмәгәнгә сабышып, иремнең мәхәббәтен кабат яулар өчен тырышыргамы? Нинди киңәш бирер идегез?
Киңәшләрегезне комментарийларда язып калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев