Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт хакы алга таба да артуын дәвам итәчәк

Россия президенты администрациясе җитәкчесенең урынбасары Максим Орешкин ясаган чыгыш социаль челтәрләрдә тарала. Ул хезмәт хакының арта баруы турында сөйләде.

«Президент бу хакта инде берничә тапкыр әйтте, аңлау килергә тиеш – икътисадта арзанлы хезмәт булмаячак. Хезмәт хакы артты инде, ул алга таба да артуын дәвам итәчәк. Һәм бу вазгыятьтә көннән-көн кыйммәтләнә барган ресурсга сакчыл карарга кирәк», – дигән Орешкин «Производительность 360» форумында.

Орешкин әйтүенчә, хәзер илдә идарә итүче кадрлар җитешми.

2024 ел башыннан минималь хезмәт хакы 19200 сум иде – алдагы елга караганда 18,5 процентка күбрәк. Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы елда илдә хезмәт хаклары рекордлы рәвештә арткан – 7,8 процентка. Уртача хезмәт хакы – 73 709 сум. Хезмәт хакы Россия тарихында күрелмәгәнчә түбән дәрәҗәдә.

Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина да, илдә эшче куллар җитми, дип белдерде. Иң зур кытлык – машина төзелеше һәм химия сәнәгатендә.

2025 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 22440 сум дәрәҗәсенә җиткерү ниятләнә. Россия президенты МРОТны 2030 елга 35 меңгә җиткерергә кушты.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев