Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода капиталь ремонттан соң 39нчы «Алёнка» балалар бакчасы ачылды

Капремонтның гомуми бәяси 88,5 млн сум тәшкил иткән.

Биредә ремонт эшләре февраль аенда старт алды. Балалар бакчасында тулысынча инженер системалары, җиһазлар һәм мебель алыштырылды, түбә, фасад, керү төркеме яңартылды, койманы алыштырдылар һәм территориядә яңа МАФлар урнаштырдылар.
Капремонтның гомуми бәяси 88,5 млн сум тәшкил иткән.

Ачылыш тантанасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Васильево бистәсе башлыгы Вячеслав Матвеев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» СК генераль директоры Ренат Мистахов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт  – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Рузилә Тимергалеева һәм «Сосновый Бор» санаторие генераль директоры Фоат Гатин катнашты. Кунаклар балалар учреждениесенә кирәкле җиһазлар алу өчен сертификатлар тапшырды.

- Бүген бездә шатлыклы вакыйга – капиталь ремонттан соң «Алёнка» балалар бакчасы ачыла. Зур эш башкарылды. Безнең мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хуплады һәм ремонт үткәрү өчен акча бүлеп бирелде. Ышанам ки, яңартылган учреждениегә балалар рәхәтләнеп киләчәк! – диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

«Алёнка» балалар бакчасы бистәнең уңайлы урынында, күлдән ерак түгел нарат агачлары арасында урнашкан. Учреждениегә 102 бала йөриячәк.

Биредә биш: 4 гомуми белем бирү һәм 1 логопедик – төркем ачылды. 12 педагог һәм 11 кеше – ярдәмче персонал эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев