Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Улымның башын-күзен әйләндереп, аздырып, үзеңә өйләндерттең»

...Күптән түгел каенанам башына, мин аның улына хыянәт итәргә телим, дигән дивана уй кереп урнашты. Бусы әле ярты бәла. Соңгы вакытта ул миңа яңа киемнәр алырга рөхсәт итми.

Әйтмим, каенанам белән мөнәсәбәтләр идеаль түгел. Мин кияүгә йөкле булып чык­тым, шуңа күрә ул мине баштан ук яратып бетерми. «Улымның башын-күзен әйләндереп, аздырып, үзеңә өйләндерттең», – ди. Ничәләр тапкыр аңа бер-беребезне яратуыбыз турында аңлатып карыйбыз, аның ышанасы килми.
Ярты еллап бардыр, кае­нанам минем сөяркәм бар дигән карарга килде. Нигә алай уйлавын аңлатып бирә алмый. Автобус­та миңа бер ирнең каравын күрдем, ди. Ул мондый гына караш түгел, бик эчтәлекле иде, ди.
Минем кемем бар дип, иремне дә котырта башлады. Әнә бит мин ничек матур киенәм, точно сөяркәм өчен. Ирем әлегә ышанмый, көлә генә. Тик көн саен тамчы-тамчы, күңеленә шик кертер дип куркам. Бу нигездә гаиләмдә гауга барлыкка килүен теләмим.
Хәзерге вакытта каенанам алган һәр яңа киемемә үрә ката, тавыш куптара. Миндә чүпрәк-чапрак сатып алуга психик авыру бар һәм аны дәваларга кирәк, ди. «Син кибеткә керсәң, буш кул белән чыга алмыйсың», – ди. Минем аңа каршы, ә нигә алайса кибеткә йөрергә соң, әйбер алмагач, дигән соравыма: «Син мине аңламыйсың», – ди. Әлбәттә аңламыйм! Супермаркетка азык-төлек алу өчен керәм, көнкүреш химия бүлегеннән порошок яки шампунь алам. Кием-салымга килгәндә, мин аларны бик сирәк алам.
Шушы көннәрдә генә кабат скандал булды, чөнки мин распродажадан ярты бәягә туфли алдым. Чынлап та, бик очсыз иделәр һәм шундый матур әйберне шалкан бәясенә алмый узу гөнаһ булыр иде. Каенанам мине, гаиләдә ипигә акча җитми, ә син чираттагы тапкыр яңа әйбер белән үзеңне шатландырасың, дип битәрләде. Синең болай да ике пар аяк киемең бар – шулары да бик җиткән иде, ди.
Мондый гаепләүләрне тыңлап тору мине бик рәнҗетә. Аяк киемнәре киштәсендә минем балеткаларым һәм босоножкиларым тора. Ә үкчәле туфлием гомумән дә юк. Яңалары йомшак замштан, артык биек булмаган үкчәле – шундый уңайлылар. Мин аларны күрү белән гашыйк булдым. Һәм соңгы акчага алмадым! Гаилә бюджетына аның бәясе һич кенә дә сукмады!
Бер сүз белән әйткәндә, әйбер алу темасына көн саен әрләшәбез, хотя аерым яшибез. Ул миңа шалтыратып, бүген нәрсә сатып алдың, дип сорый. Дөрес әйберме, түгелме – анализлый, акчабызны ничек тотарга кирәклеге буенча киңәшләр бирә. Трубканы алмасам, иремә шалтырата. Аңа минем нинди рәхмәтсез килен һәм акча тота белмәүче хатын булуым турында «сайрый».
Дөресен әйтәм, акчамны кая һәм нәрсәгә туздыруым, нәрсә сатып алуым турында каенанама хисап бирү мине бик туйдыр­ды. Һәр алган яңа кием өчен аклану туйдырды. Ул һәрвакыт миндә гаеплелек хисе тудыра. Инде тырнак буярга лак алганым өчен үземне гаепли башладым. Ә иң мөһиме, без барлык әйберне үзебез эшләгән акчага алабыз, аңардан бер тиен сораганыбыз юк.
Каты бәрелеп, үпкәләтәсем дә килми, иремне яратам һәм шуңа аның әнисе белән араларны бозасым килми. Әмма шуның кадәр туйдым бу хәлдән! Ничек биздерергә аны бу гадәтеннән? Каенаналар, киңәш бирегез әле, зинһар!
 

Исемем редакция өчен генә

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

8

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин яшьләргә. Тыгылмыйм үзләренчә яшәсеннәр