Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Улым бер яшен дә тутыра алмый, үлде. Ә монысын... мин тудырмадым, әмма ул үземнеке!»

Ата-анага булган битарафлык Аллаһ Тәгалә тарафыннан кичерелми!

Зур шәһәр читендәге хастаханәдә ике ана ята – Каратолым һәм Актолым. Икесе дә ир бала тапканлыктан, бәхетлеләр. Улларының киләчәкләре турында хыялланалар:
– Мин улымның бөек кеше булуын телим, – дигән Актолым. – Бөтен дөнья­га танылган музыкант яки язучы. Яки эшләре гасырлар буе яшәрлек скульптор, йә булмаса, ерак йолдызларга очарлык космик корабль төзегән инженер... Менә ни хакына яшисе килә...
– Ә мин улымның яхшы кеше булуын телим, – дип, дәвам иткән беренчесенең сүзен Каратолым. – Ул беркайчан да анасын һәм туган нигезен онытмасын, Ватанын яратсын, ә дошманнарга карата нәфрәт белән яшәсен иде.
Яшь әниләр янына көн саен бәхетле ирләре килеп йөргән. Бер атнадан сөекле хатыннары белән нәсел дәвамчыларын өйләренә алып кайтып киткәннәр.

Утыз ел вакыт үткән. Зур шәһәр читендәге шул ук кечкенә генә хастаханәгә ике хатынны – инде чәчләренә бәс, йөзләренә җыерчык­лар кунган, әмма гүзәллекләрен җуймаган Каратолым белән Актолымны салганнар. Алар бер-берсен таныган. Икесе дә бер палатага туры килгән. Әлбәттә инде, тормышлары турында сөйләшкәннәр. Икесе дә шатлык­лар да, кайгылар да кичергән. Ирләре фронтта һәлак булган. Тик, нигәдер, сөйләгәндә берсе дә уллары турында сүз әйтмәгән. Ниһаять, Каратолым түзмәгән:

– Ә улың кем булды инде? – дип сораган.
– Күренекле музыкант, – дип, горурланып җавап биргән Актолым. – Ул хәзер безнең шәһәрнең иң зур театрында чыгыш ясый торган оркестрда дирижер. Бик популяр. Белмисеңмени минем улымны?
Исемен атаган. Әйе, Каратолым белгән әлеге, чынлыкта да бик уңышлы музыкантны.
– Синең улың кем булды?
– Игенче. Сиңа аңлаешлырак булсын, колхозда механизатор – тракторчы да, комбайнчы да, терлекчелек фермасында да эшләргә туры килә. Иртә яздан, җирне кар каплаганчы, соң көзгәчә минем улым җир сөрә һәм икмәк чәчә, аны җыеп ала һәм кабат җир сөрә... Без авылда яшибез, моннан йөз чакрымнар ераклыкта. Улымның ике баласы бар – өч яшьлек малае һәм менә күптән түгел генә кызы туды...

– Шулай да, сине бәхет урап үткән, – дигән Актолым. – Улың беркемгә дә билгесез, гади кеше булган.
Каратолым берни дә җавап бирмәгән. Аның янына, ерак дип тормаган, һәр көнне улы килеп йөргән. Әнисенең кулларыннан тотып, озак итеп сөйләшеп утырган. Бу вакытта ана кешенең бәхете йөзендә балкыган. Киткәндә, гафу үтенгән кебек, сумкасыннан тутырып алып килгән күчтәнәчләрен бушаткан. «Әни, савык кына», – дип, битеннән үбеп, сау­буллашкан.

Ә Актолым янына беркем дә килмәгән. Кичләрен, урынына яткач, Каратолым үз уйларына елмайган. Актолым:
– Улымның хәзер концерты... Әгәр дә концерт булмаса, ул, әлбәттә, килер иде, – дигән.
Шулай көн саен кабатланган. Каратолымның оныклары да килгән һәм дәү әнисенә горурланып үзенең әтисе белән комбайнда йөрүен сөйләгән, мин дә үскәч әтием кебек игенче булам, дигән. Актолым шул вакытта, ерак сәфәргә чыгып киткәндә, атаклы улының үз баласын ниндидер интернатка тапшыруы турында уйлап куя...

Ике ана хастаханәдә бер ай дәвалана. Каратолым янына ерак авылдан игенче улы көн саен килә һәм анасы аның елмаюыннан гына да сихәт алып, тернәкләнә. Ә Актолым янына беркем дә килми.
Ай үтә. Каратолымга табиблар: «Сез хәзер сәламәт хатын-кыз. Йөрәгегездә тавыш та, тайпылышлар да юк», – диләр. Ә Актолымга: «Сезгә әле ятарга туры килер һәм сез дә савыгырсыз», – дип тынычландыралар, әмма үзләре карашларын читкә төбиләр.
Каратолымны алырга улы килә. Табибларга, шәфкать туташларына зур гөлләмәләр бүләк итә. Хастаханәдә барысы да елмая.

Каратолым белән саубуллашканда, Актолым аның әзгә генә икәү калуын үтенә. Барысы да палатадан чык­кач, күзләрендәге яшьләрен яшерә алмыйча сорый:
– Кадерлем, әйт әле, син ничек итеп шундый угыл тәрбияли алдың? Без бит аларны бер көндә тудырдык. Син шундый бәхетле, ә мин... – дип, елап җибәрә.
– Без саубуллашабыз һәм башка беркайчан да күрешмәячәкбез, – ди Каратолым, – чөнки мондый могҗизалы очрашуның булуы мөмкин түгел. Шуңа күрә, дөресен әйтәм. Синең белән бер көндә тапкан улым бер яшен дә тутыра алмый, үлде. Ә монысын... мин тудырмадым, әмма ул үземнеке! Мин аны өч яшьлек вакытында уллыкка алдым. Ул моны бик томанлы гына хәтерли, ләкин аның өчен мин – чын, үз әнисе! Син моны үз күзләрең белән күрдең. Мин бәхетле. Ә син бик тә бәхетсез ана һәм ихластан кызганам, теләктәшлек итәм. Бу көннәрдә минем синең өчен ничек йөрәгем өзгәләнүен белсәң иде! Инде моннан чыгып китәргә дә теләдем, чөнки улымның һәр килүе сине борчуга салды. Хастаханәдән чыккач, улың янына бар да әйт: миһербансызлыгы аның үзенә каршы борылачак. Ул анасына нинди мөнәсәбәттә, аның балалары да аңа карата шундый булачак. Ата-анага булган битарафлык Аллаһ Тәгалә тарафыннан кичерелми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев