Яшел Үзән

Укучылар сәламәт түгел

Башлангыч мәктәп укучыларына тәүлеклеклек уку йөкләнеше 8 сәгатьтән артык, өлкән сыйныф укучыларына 12 сәгатьтән артык тәшкил итә. Бу укучыларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, дип хәбәр итте Россия Мәгариф Академиясенең яшь физиологиясе институты директоры, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Марьяна Безруких журналистлар белән булган очрашуда.


Уку йортларында белем бирү процессы режимына гигиеник таләпләр СанПиН кагыйдәләре һәм нормалары белән билгеләнә. Алар нигезендә, дәрестән тыш һәм үзлектән өйрәнергә бирелгән сәгатьләр саны атналык белем бирү йөкләмәсенең күләменнән артмаска тиеш. Башлангыч сыйныф укучылары өчен ул биш көнлек атнада 21 сәгатьтән 32 сәгатькә чаклы, өлкән сыйныф укучылары өчен 33 сәгатьтән 34 сәгатькә кадәр тәшкил итә.
«Безнең тикшеренүләр соңгы 5 ел эчендә башлангыч мәктәптә 8 сәгатьтән артык, ә өлкән сыйныф укучылары өчен-12-16 сәгать йөкләнеш булуын күрсәтә, бу-өлкән кешенең эш көненә тиң. Әлегә без бу йөкләнешне сәгатьләр саны буенча теркибез, әмма бер әйберне уйлап бетермибез, балалар җилкәсенә без шулчаклы йөк өябез ки, алар, хәтта, бөтенләй көчсез хәлдә кала», – диде Безруких.
Эксперт сүзләренә караганда, йөкләнешнең артык күп булуы укучыларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Күпчелек балаларны тулысынча сәламәт дип атап булмый, дип өстәде эксперт.
Балалар күпчелек вакытны мәктәпләрдә үткәргәнгә күрә, педагоглар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм укучыларны шуңа балачактан ук тәрбияләргә тиеш. Аның сүзләренә караганда, хәзер педагоглар баланың ничек үсүе һәм аның сәламәтлегенә нәрсә йогынты ясавы турында уйлар җиткерми. «Гаиләдә, мәктәптә, балалар арасында сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру буенча системалы эш алып бару зарур», - дип аңлатты белгеч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: