ТУРНИКЕТЛАРСЫЗ АТНА
Бүген техник һәм гуманитар һөнәрләр арасында баланс юклыгы күзгә ташлана.
Моны яшьләрнең офисларда җылы урыннардагы җиңел эшкә омтылу теләге белән генә аңлату дөрес үк булмастыр, мөгаен. Әлеге тигезсезлекнең сәбәбе, күбрәк аларның киң таралмаган, әмма шуңа карамастан әһәмиятле һәм югары бәяләнүче профессияләрнең нечкәлекләре белән таныш булмауларындадыр.
«Турникетларсыз атна» акциясе кысаларында төрле предприятиеләр оештырган экскурсияләр яшьләргә алга таба нинди юнәлештә һөнәр сайлау буенча нәтиҗәләр ясарга һәм мөһим карар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Чөнки нинди дә булса һөнәр турында күзаллау – бер, ә үз күзләрең белән күрү – бөтенләй икенче нәрсә. Барлык төр эшчәнлек турында хәбәрдар булганда күңелең нинди һөнәргә тартканын аңлавы һәм «менә бусы минеке» дигән фикергә килүе җиңелрәк һәм дөресрәк.
Яшел Үзәннең ПОЗиС акционерлык җәмгыяте мондый юнәлештәге чараны инде унбиш еллап оештыра. Ул, әлбәттә, быел да «Турникетларсыз атна» федераль акциясеннән читтә калмады. КНИТУ-КАИ, Казан технология көллияте студентлары һәм шәһәребезнең 1нче лицее, 3нче гимназиясе укучылары әлеге предприятие буенча экскурсиядә булды. Алар заманча суыткычлар җитештерүнең тулы циклы белән танышып, конструктор сызымнарыннан алып аны җыеп бетерү һәм бизәү процессына кадәр булган эшне үз күзләре белән күрде. Завод хезмәткәрләренең балаларына биредә аерым караш – танышу экскурсиясе һәм ата-аналарының эш урыннарына эләгү мөмкинлегеннән тыш, алар өчен оешма җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы вәкилләре белән махсус очрашу оештырылды. Һәм күптәнге традиция буенча, уку алдынгылары һәм активистларга компаниянең бүләкләре тапшырылды.
– Без даими үткәрелүче мондый чаралар ярдәмендә яшь буында сәнәгатькә кызыксыну уятабыз һәм бу өлкәгә җәлеп итәбез. Нәтиҗәсе күз алдында: бүгенге көндә безнең оешмада уникаль продукция булдырырлык перспективалы яшь һөнәрче кадрлар составы үсеп килә, – дип билгели ПОЗиСның генераль директоры Радик Хәсәнов. – «Турникетларсыз атна» акциясенең мәгариф системасы белән предприятиеләр арасындагы өзеклекне юк итүдә дә әһәмияте зур.
Әйе, әлеге гомумроссия күләмендә уздырыла торган федераль акциянең максаты да шунда:
*эш белән тәэмин итүче оешмалар белән белем бирү учреждениеләре арасында тыгыз элемтә урнаштыру;
*үсеп килүче буынны заманча предприятие һәм заманча сәнәгатькә таләп ителгән һөнәрләр белән таныштыру;
*илебездә машина төзелеше һәм гомумән, сәнәгатьне үстерүгә юнәлдерелгән профориентацияне иртә формалаштыру системасын булдыру;
*студентларга һәм мәктәп укучыларына чынбарлыктагы хезмәт шартларын, алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләрен күрсәтү.
«Турникетларсыз атна» акциясендә, шулай ук, ПФМК һәм ЗФЗ предприятиеләре дә катнаша. Кызыксынучыларга, аларның эшчәнлеге белән дә танышу мөмкинлеге бар. Әлеге чара белән бер рәттән, шушы акциягә кагылышлы иң яхшы фото һәм видеоязмаларга социаль челтәрләрдә конкурс игълан ителде. Анда агымдагы елның 31 октябренә кадәр куелган материаллар катнаша алачак.
Э.Хәбибуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев