Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде: “Хет берәрсе уйлый микән минем хакта?”
Көймәң комга килеп терәлсә, кулга китап ал икән. Туфан китабын. Ул сине намусың алдында җавап тотарга, үткән юлыңа борылып, кылган гамәлләреңне барларга, тормыштагы һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә өйрәтер. Бу көннәрдә Туфан абый аеруча сагындыра. Исән булса, аңа 25 августта 80 яшь тулыр иде...
Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында Туфан абыйга багышланган тантаналы кичә үткәреләчәк. 22-25 августта Кама Тамагы районында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры спектакльләрен күрсәтәчәк. 25 августта искә алу кичәләре Казанда да башланып китәчәк һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараларда һәм матбугатта яңгыраган һәр сүз Туфан абыйның рухына дога булып барып ирешсә иде.
Быел Туфан абыйның юбилей елы. Исән булса, бу көннәрдә ул инде 80 яшьлек юбилее мәшәкатьләре белән йөрер иде. 75 яшьлек юбилееннан соң шалтыратып хәлен белешүчеләргә: "Хәлем әйбәт. Элек мин бөек кенә идем әле, хәзер менә даһи булдым инде", - дип шаяртып җавап биргәне истә. Бу юлы ничек шаяртыр, ниләр сөйләр иде икән?
Туфан абыйның "Робагыйлар" китабында боек та, наян да бер робагый бар:
Хастаханә. Тәрәзәсе урам якта.
Карыйм шуннан күңел төшеп киткән чакта.
Көн озыны тыз-быз чапкан ханымнарның
Хет берәрсе уйлый микән минем хакта?
Шиксез, бу юлы да Туфан абый өчен матур актрисаларның, гомумән матур хатын-кызларның игътибары, алар белән фотога төшүләр юбилей вакыйгаларының аерым бер пункты булыр иде.
Кемнеңдер хәтерендә Туфан абый бер кул кысышу белән сакланадыр, аерым бәхетлеләр аның белән озак ара аралашуын, бәхәсләшүен, бәлки, кайбер мәсьәләләрдә килешмәвен дә искә алып яшәр. Үпкәлеләр дә юк түгелдер аңа, кем белә. Бервакыт мин аңа Интернетта үз исеменә аерым игътибар барлыгы, кушамат артына яшеренгән кайберәүләрнең аңа карата шактый агрессив та икәнлекләрен әйткәч: "Иң мөһиме - битараф булмасыннар", - дигән иде. Ә аңа битарафлар, шиксез, юктыр.
Туфан абыйны искә алып, беркөн Интернетта "кич утырып" алдык. Кич утыручылар арасында көтелгән персонажлар да, күпләр өчен көтелмәгәннәре дә бар. Ләкин очраклылар юк.
Илгиз Зәйниев, драматург:
- Татар халкының менталитетын, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын беләсең килсә, Туфан Миңнуллин пьесаларын ач та укы. Бернинди энциклопедия кирәк түгел, аның иҗатында барысы да тупланган. Туфан ага - татар кешесенең һәр күзәнәген, җан халәтен тоя белгән әдип. Әлмәндәрне карыйсың да елыйсың... Ничек шулай гади генә итеп минем катлаулы күңелемә кереп була соң? Ә баксаң, сәбәп бер генә: Туфан абый беркайчан да үзен укучысыннан, тамашачысыннан өстен куймый. Аның әсәрләрен укып, үзеңне аңлыйсың. Ул алдашмый, тамашачы белән бергә аның да җаны әрнүенә, рәхәтләнеп көлүенә һич шигем юк. Миңа ул кайчандыр тумаган, ә гел булгандыр кебек... Алай гына да түгел, миңа ул һәрвакыт булырдыр сыман...
Җәмилә Низаметдин, җырчы:
- Финляндиядән Казанга килеп, "Заман егетләре" студиясендә альбом яздырып йөргәндә, мин Туфан абыйларда тукталган идем. Көз. Салкын көннәр. Студиядә дә җылы түгел. Беркөн студиягә китәргә әзерләнеп йөргәндә Туфан абый әйтә: "Давай, кызым, син минем киез итекләремне киеп бар әле бүген. Бу сиңа Хельсинки түгел. Матур аяк киемеңне калдырып тор. Син бит сәхнәгә чыкмыйсың, студиядә микрофон алдында гына басып торасың. Нәрсәгә сиңа грипп чире", - диде ул. Шулай итеп мин, дүрт көн буе студиядә Туфан абый итекләрен киеп, альбом яздырдым. Ул итекләрдән, әйтерсең, миңа Туфан абый энергетикасы күчте - өч көн буена 18әр сәгать җырлап, альбомны язып тәмамладык. Бу хәлгә музыкантлар да шаккатты. Казанда концертларым булганда мин аңа көн дә шалтыратып тордым, ләкин концертларыма ул килә алмады, авырды. Нәҗибә апа килде. Икенче көнне шалтыратканда Туфан абый: "Нәҗибә апаң бик кайгырды синең өчен. "Пәрдә ачылып, берникадәр вакыт узгач кына тынычландым, башта бик дулкынландым. Аннан инде Җәмилә өчен горурланып, шатланып утырдым", - дип кайтты. Син - зәвыклы, заманча, татар телен тирән тоеп җырлый торган җырчы. Безнең халыкка хас тырышлыгың, уңганлыгың та җитәрлек. Халкыбыз "үз баласы" итеп танып, аягүрә басып алкышлый икән, син әле җырлавыңны дәвам итәргә тиеш", - диде.
Туфан абыйның соңгы юбилеена миңа чакыру килде. Ләкин, җитди сәбәпләр чыгып, килә алмадым, шуңа бик күңелсезләндем. Шул вакытта Туфан абый әйткән сүзләр искә төшеп, һаман үзәкне өзә: "Ул туган көннәр килә дә китә, сеңлем. Икенче елга килерсең, яме".
Мубай, җырчы:
- Туфан абый минем белән һәрчак: "Исәнме, энекәш!" - дип елмаеп, җылы итеп күрешә иде. Театрда эшләсәм дә, артистлардан, театр кешеләреннән бераз шүрләбрәк йөрдем мин, беркайчан да артык якынаймадым. Их, "Галиябану"ымны ошатканын әйткән булса Туфан абый, андый ышаныч тагы да рухландырган булыр иде...
Фәнис Җиһанша, Камал театры артисты:
- Туфан абый белән беренче танышуым алты яшемдә булды. Әни үзенең 8 нче сыйныф укучыларын Казанга экскурсиягә алып килде. Алар белән мин дә бардым. Шул килүдә Камал театрының элеккеге, Горький урамында урнашкан бинасында "Әлдермештән Әлмәндәр"не карадык. Озак еллар узгач, атаклы "Әлмәндәр"не язган авторның әсәрендә беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгармын дип ул чакта кем уйлаган! Туфан абый "Җанкисәккәем" әсәрен махсус безнең курс өчен, укытучыбыз Фәрит Бикчәнтәев соравы буенча язды. Миндә премьерадан соң, "Фәнис дуска, яңадан-яңа үрләр яулавын теләп, Туфан абыйсыннан", - дип, култамгасы салган программасы саклана. Ул, күрәсең, яңа үрләрне яуларга ярдәм йөзеннән, "Татар гаиләсе" фондының директоры булгач, үзенең ярдәмчесе итеп мине чакырды. Шулвакытта аның җәмәгать эшлеклесе, драматург, сәясәтче генә түгел, гаҗәеп шаян, уен-көлкеле кеше икәнлеген дә күреп шаккаттым. Ир белән хатын арасындагы кайчак катлауланып киткән мөнәсәбәтләрне җиңел генә чишү юлларын гаҗәеп кызыклы итеп әйтеп бирә иде ул. Безгә әле Туфан абый фикерләвенә җиткәнче шактый өйрәнергә кирәк икән, дип уйлаганым истә. Төрле газета-журналларда минем белән әңгәмәләр чыкса, Туфан абый, үзе шалтыратып, фикерен әйтә иде. Бер караганда, мин - яшь артист, ул - тере классик. Бездә, яшьләрдә, татар театрының киләчәген күргән, фикерле булуыбызны теләгәндер ул. Шунлыктан безгә карата игътибарлы булгандыр. Туфан абыйның театрны яратуы, аның киләчәге өчен борчылуы гаять көчле иде. Минем хәтеремдә кайгыртучан шәхес булып саклана Туфан абый.
Интернетта менә шулай кич утырдык. "Артык яшьләр, "урта яшьләр" - барыбыз да Туфан абый турында сөйләштек. Газета бите санаусыз булса, бу сөйләшү гаять озын булыр иде. Аны ихлас яратучылар да, бәхәсле яратучылар да бихисап бит. Сөйләрләр иде. Сөйләрләр әле...
Зимфира Гыйльметдинова.
Ватаным Татарстан
Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев