Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теләмәсәң – картлык килми ул

Пенсионер статусын һәр кеше төрлечә кабул итә. Аны картлыкка җитү вакыты дип уйлаучылар үзләрен кирәксез һәм инде яраксызга чыгарып, яшәешен ниндидер тар кысаларга кертә.

Ә кайберәүләр, киресенчә, ирек тоеп үзе һәм якыннары өчен файдалы, бик тә кирәкле була белә. Андыйлар инде капка төбендәге эскәмиядә авыруларыннан зарланып яки телевизор каршындагы диваннан бишенче нокталарын күтәрергә иренеп симәнке чиртеп утырмый. Лаеклы ялга чыкканчы вакыты җитмәү сәбәпле башкара алмаган планнарын тормышка ашыра башлый. Актив тормыш юлына баса һәм пенсиягә шундый карашы белән биологик яшенә елмаеп кына өстән кул болгый.

Безнең районда да картлыкның яшьлегенә аяк басучылар арасында сәламәт һәм актив яшәү рәвешен үз итә баручыларның артуы күзәтелә, алар турында газетабыз битләрендә яктыртырга тырышабыз. Авылларда да, бетмәс хезмәттән аз гына арынган вакытларында скандинавия йөрүенә вакыт табучылар күбәя. Шулай да, Норлатның тынгы белмәс активисткасы Ләлә ханым Хаҗипова 2015 елда оештырган «Яшь йөрәкләр» төркеме аеруча игътибар үзәгендә. Яныңда менә аның кебек оптимистик рухлы, лидерлык сәләтенә ия затның булуы бик яхшы. Чөнки, «пенсиягә чыктым да, минем өчен яшьнәп яшәүгә нокта куелды» фикере белән килешергә теләмәүчеләр бик күп. Ә шундыйларны бергә туплап, лаеклы ялга чыккач кадерле тормышның иң гамьле чорының «тәмле» якларын күрсәтергә мөмкинлек тудырырга һәркемнең хәленнән килми. «Яшь йөрәкләр» исеме андагы кызларның җисеменә туры килә. Алар сәламәтлекләрен ныгытып яшәү рәвешен үз итә, җыр-бию белән күңел күтәрә, даими хәрәкәттә һәм җае чык кан саен сәяхәттән дә баш тартмый. Шушы арада гына үзләрен Россия-1 телеканалыннан күрсәтеп, шундый тәҗрибәләрен башкаларга үрнәк итеп, бөтен илгә таныттылар.
– Төркемебезне үзеннән-үзе барлыкка килде, дип тә әйтергә була. Иң беренче тапкыр авылыбыз пенсионер хатыннары белән Болгарга сәяхәт оештырдык. Шуннан соң, тагын кая да булса барасы иде, дигән теләктә калдылар. Ике югары белемем, аларның берсе юридик булганлыктан, шәхси проблемалары белән мөрәҗәгать итүчеләр булды һәм алар уңай хәл ителгәч тә миңа карата ышанычлары ныгыгандыр, бәлки. Аннары сөйләшеп, атна саен спорт комплексына йөри башладык, олырак яшьтәгеләр өчен махсус физкультура күнегүләре әзерләдем. Чын күңелдән, тирләп-пешеп шөгыльләнәбез. Шулай ук, айга 2-3 тапкыр Ормарга бассейнга йөрдек. Мин әле Казанда эшлим, кичке бишләр тирәсендә кайтам һәм алтыда спортзалда очрашабыз, – дип сөйли Ләлә ханым. – Бәйрәмнәрдә чаралар үткәрдек, һәр айда җыеп туучыларны котлыйбыз. Психолог белән әңгәмәләр оештырабыз, газета-журналлар укып, фикер алышабыз. Әлбәттә, авыл җирендә җәй көне эш бик күп, тулы составта сирәгрәк очрашабыз. Ватсапта төркемебез бар, шунда язышып, кемнең ничәдә вакыты була, велосипедларда йөрергә чыгабыз.
Тулы варианты газетабызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев