Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның бер фатирында өлкән яшьтәге ике хатын-кызның мумиягә әйләнгән мәетләре табылган

Чаллы шәһәренең 27нче комплексында тугыз катлы йорт фатирында өлкән яшьтәге ике хатын-кызның мумиягә әйләнгән мәетләре табылу турындагы хәбәр бик күпләрне шок халәтендә калдырган.

Ниһаять, алар шәһәр зиратында җир куенына иңдерелгән. Танылган педагог белән апасын җирләү эшен аларның якын туганы оештырган. Басма хәбәрчесенә ирештерелгән мәгълүматлар буенча, үзара ниндидер килешмәүчәнлек килеп чыгу сәбәпле, апа белән сеңел озак вакытлар буе шушы якыны белән аралашмыйча яшәгән. Көннәрдән бер көнне бу ханым тегеләр белән татуланышмакчы булган. Телефоннары эшләмәгәч, полиция бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәре белән өченче катта урнашкан фатир ишеген ачкач, торакның гаилә «каберенә» әйләнүен күреп, болар аздан гына хуштан язмыйча калган.

Судмедэкспертлар, хатын-кызларның үлемендә җинаять эзләре күрмәгәнлектән, җинаять эше кузгатылмаган.

 

Ватаным Татарстан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев