Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга аномаль салкыннар килә

Ялларда Татарстанда салкын һава торышы көтелә. Бу республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренә.

Бүген, 9 октябрьдә, циклонның атмосфера фронтлары йогынтысында Татарстанда яңгыр явачак, кайбер районнарда хәтта көчле яңгырлар көтелә. Көньяктан искән җил төньяк-көнчыгышка үзгәрә, температура төшә башлый. Төнлә һава температурасы +7-12, көндез +11-16 градус җылы була.

Пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә циклонның көньяк-көнчыгышына таба күчүе аркасында, республика аның тыл өлешендә кала, ә соңыннан төньяк антициклон агымы тәэсиренә эләгәчәк. Яңгырлар дәвам итәчәк – төнлә бөтен җирдә, ә көндез күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда явачак. Сизелерлек суыта да: төнлә +3-8 градус җылы булса, көндез +5-10 градустан да артмый. «Төньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк», – дип хәбәр итә синоптиклар.  

Атна ахырында Татарстанда бик салкын төньяк антициклон таралачак. Атмосфера басымының интенсив үсеше аркасында, явым-төшемнәр көтелми, ә һава температурасы көндез +3 градустан +8 градуска кадәр күтәрелә. Ялларда төнлә һава температурасы -1...-6 градуска кадәр төшә. Көндез дә температура нормадан 4-5 градуска түбән була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев