Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Таныш булыгыз, Яшел Үзән бала тудыру йортында яңа табиб

Лилия Фаязова, Яшел Үзән районы сабыйларына дөньяга килергә ярдәм итәр өчен, яз ахырында Башкортстаннан безнең шәһәргә күченә.

Табибның оныгы, хирургның һәм шәфкать туташының туганы Лилия Эльмировна балачактан ук ак халат кигән һөнәр ияләре турында хыяллана. Әле аның бертуган абыйсы - анестезиолог, ә сеңлесе – педиатр.

Максатлы юнәлеш буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлагач, Лилия Эльмировна туган районына кайта һәм 13 ел җирле хастаханәдә эшли. Бала тудыру йорты ябылганнан соң, акушер-гинеколог баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары була.

- Бер мизгелдә мин шуны аңладым: административ эш минем өчен түгел. Шул вакытта абыйның хатыны, ул да Яшел Үзәндә акушер-гинеколог булып эшли, үзәк район хастаханәсендә вакансия барлыгын җиткерде. Һәм мин тәвәкәлләп бирегә килдем, - дип сөйли табиб.

Бала тудыру йорты белән танышу яхшы үтә. Коллектив та, җиһазлар да, шартлар да – аңа барысы да ошый. Шуңа күрә, 500 чакрым юл үтеп, ул Яшел Үзәнгә күченә һәм хәзер үзәк район хастаханәсенең дус коллективының бер өлеше булып тора. Аның ярдәме белән соңгы дежурлыкларның берсендә җиде бала дөньяга килә.

Арыган, әмма шат күңелле табиб: "Туу – могҗиза, һәм мин моңа ярдәм итүем белән бәхетле!» - ди.

Бу хакта Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев