Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган тележурналист вафат

Кичә «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе филиалының директоры урынбасары, республиканың атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Вилдан Галин вафат булды.

Вафатының сәбәпләре хакында берни дә билгеле түгел. Аның ике кызы ятим калды.

Вилдан Галин башта радиотапшырулар системасында, аннары телевидениедә эшли. Аның авторлыгында меңләгән репортажлар, сюжетлар, интервью һәм туры эфирлар әзерләнде. «Башкортостан» ДТРК филиалы директоры урынбасары итеп 2018 елда билгеләнгән иде. РБ һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы. 

Вилдан Галин белән хушлашу 30 сентябрьдә Уфада Телеүзәк бинасы каршында 10 сәгатьтә башлана.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Тулпар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев