Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган татар эстрадасы җырчысын инфаркт суккан

***

Уфада яшәүче җырчы Марат Шәйбәковның хастаханәгә эләккән. Җырчы инфаркт кичергән. Инде хәзер хәлләре уңайланган. Ләйсән ярый әле ерак юлга чыгып китмәде дип сөенә.

– Ул көнне алар Екатеринбург якларына өч көнгә гастрольгә чыгып китәсе иде. Әле ярый, бу хәлләр юлда булмаган, дип сөенәм. Марат башта күкрәкне кыса дип зарланган, аннары инде автобуска утыргач, бөтен тәне тирләп чыккан. Егетләре ЭКГ эшләтмичә, беркая да бармыйбыз, дигән. Аларга бик зур рәхмәт инде. Якындагы поликлиникага кергәннәр. Анда исә Маратка куркыныч янаганын шундук күреп алганнар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы хастаханәгә илткән, – ди Ләйсән. – Табиблар бик яхшы карый. Барысына да рәхмәтлебез. Ирем дә савыгып килә. Башка мондый хәлләр кабатланмасын инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев