Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер герой туган ягына кайтты

Агымдагы елның 3 ноябрендә Волгоград шәһәрнең «Волга» эзләнү төркеме Волгоград өлкәсенең Городищенский районының Орловка авылы янында Бөек Ватан сугышы барган урында эзләнү эшләре алып бара.

Эзтабарлар  табып алган  солдат сөякләре янында  медальон да була. Анда түбәндәге юллар  бар: ТАССР, г.Казань, Юдинский район, Новопольский с/с, колхоз «Кан...» КОЖЕВНИКОВ Василий Александрович. Кожевниковой Варваре».
Эзтабарлар тиз арада районыбызның шушы авыл җирлегендә яшәүче  солдатның туганнары белән элемтәгә керә. Якыннары, сугышчының  бертуган апасының улы һәм кызы, туганнарын Ильинка зиратында әниләре янына күмәргә карар кыла.Бүген иртәнге сәгать 10да аларның бу теләге тормышка ашырылды: Бөек Ватан сугышында  яу кырында илебезне саклап башын салган кызыл армияче Василий Кожевников туган ягында җир куенына иңдерелде.

Илсөя Завилейская фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат Великая Отечественная война поиск погибших и пропавших без вести семейный архив