Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр мэры - беренче

Яшел Үзәндә кичәге шәһәр көне шаукымыннан халык әле арынып та өлгермәгән, бүген тагын биредә яшәүчеләр өчен бик тә әһәмиятле чара – ТР Дәүләт Советына депутат сайлаулары.

Шуңа да, ял көне булуына карамастан, иртәдән үк урамнарда җанлылык. Ә тавыш бирү участокларында үзенә күрә аерым бер атмосфера. Сайлауларның бездә Шәһәр көне белән бер атнада туры килүе икеләтә мәшәкать һәм җаваплылык өстәсә дә, тавыш бирүчеләр өчен максималь уңайлык тудыру мәсьәләсе беренче урында торды.
Яшел Үзән районы хакимият башлыгы Александр Тыгин, инде гадәт буенча, үзе яшәгән Васильево бистәсендәге Ветераннар йортында урнашкан сайлау участогында иң беренчеләрдән булып, гаиләсе белән килеп тавыш биреп тә өлгерде.
-Сайлаулар – һәрвакытта да мөһим вакыйга һәм бик зур җаваплылык. Үзем дә депутат булып торам һәм мондый чараның әһәмиятлелеген үзем аша кичереп беләм. Шуңа күрә, барлык райондашларның сайлау участокларына килеп, үз тавышларын бирүләренә өметләнәм. Бездә актив, алдынгы карашлы, тормышта үз позицияләре булган һәм киләчәккә битараф булмаган халык яши. Бүген дә яшел үзәнлеләрнең сынатмаслыгына, дөрес адым ясыячакларына ышанам һәм барчабызга да ял көннәребезнең күтәренке кәеф белән бәйрәм рухында узуын телим, - диде район башлыгы һәм барлык теләүчеләрне “Мәйдан”да 11:00-21:00 сәгать дәвамында гөрләячәк “Яшел Үзән.Мәйдан.Шашлык” сезонын ябу чарасына күңел ачарга чакырды.

Фото Ильсия Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев