Шикәрне хуҗалыкта куллануның 5 ысулы
Тап бетерү. Шикәр үлән табын бик җиңел бетерә. Тапны бары тик юешләрегә һәм шикәр комы сибеп бер сәгать көтәргә кирәк. Нәтиҗәсенә исегез китәчәк!
- Ризыкның әчелеген киметү. Ризыкны әзерләгәндә кызыл борычны күбрәк кушып җибәргәнсез икән – чәй кашыгы шикәр комы кушыгыз һәм әчелеге басылачак.
- Ис бетерү. Шикәр, кәһвә тегермәнендә чыгартылган кәһвә һәм башка тәмләткечләрнең исен һәм төсен үзенә ала.
- Кулдан майны (смазка) бетерү. Майны (смазканы) кулдан сабын белән юып төшерәсе авыр икәнен барыбыз да белә. Ә теләсә нинди май һәм шикәр комы катнашмасы ярдәмендә моны эшләве бик җиңел. Шуны кулыгызга ышкыгыз һәм юып төшерегез.
- Кисеп алынган чәчәкләрнең гомерен озайту. Шикәр чәчәкләрне сакларга ярдәм итә. Суга бары тик 3 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш кашыгы аш серкәсе кушырга кирәк. Шикәр сабакларына файдалы, ә серкә бактерияләр үрчүен туктата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев