Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салаватның әнисе: «Балалар белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады»

Тәкълимә апа бер интервьюда менә болай дигән булган.

– Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә таптым. Салаватның кендек әбисе Разыя исемле апа иде, ул хәзер мәрхүмә. Өйдә тапкач, нинди тән авырлыгы белән туганнарын да белмим. Әмма Салават эре икәне хәтердә калган, буе да зур гына иде.

Салават – өченче балам. Ике абыйсы булгач, өченчегә инде кыз булыр дип көткән идем. Әмма малай туганына бер дә үкенмим. Салаватым – иң зур терәгем, юанычым.

Кызганчка каршы, бүген алты баламның өчесе генә исән, өчесе — гүр ияләре. Балалар белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады. Салават шалтыратып хәлемне белешә, вакыты була калса – кайтып керә. Күчтәнәчен төяп алып кайта, акчасын мул итеп калдыра. “Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?” – дип кайтып керә ул. Бәрәңге ризыкларын бик ярата, шуны пешерәм. Шулпа салам, шәңге куям…

Балаларым белән бик горурланам. Улым Рәфил дә бик булган, кызым Инзилә дә! Олы улымның баласы – Айдар Фәтхетдинов та сәхнәдә танылган шәхес. Аның белән дә бик горурланам. Интегеп яшәүләрем – артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көтә идем, ә төн буе алты балама ашарга эзләдем. Салават әле дә булса: «Әни, ничек син берүзең безне алтыбызны аякка бастырдың?» – дип шакката инде. Хәзер йортым да шәһәрдәгечә: газы бар, суы кергән. Салават шаккатмалы мунча салып бирде. Дөньям – шәп, Аллаһыга шөкер, – дигән булган ул.

Салават Фәтхетдиновның, аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. әнисенең урыны оҗмахта булсын!

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

5

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев