Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сәлам, фотода синме?»

Мессенджерлардан кулланучыларга: «Сәлам, фотода синме?» дигән сүзләр белән хәбәрләр килә башлаган. Мондый хат аша вируслар җибәрелә һәм хуҗасы телефонына контролен югалта.

Соңгы вакытта мошенниклар кулланучылар җайланмаларына вируслар тарату максатыннан яңа схема куллана. Бу фотографияләр рәвешендә файлларны урнаштыруны күздә тота. Хатны ачу белән, телефон хуҗасын «тыңламый» башларга мөмкин.

Әйтик, 47 яшьлек татарстанлы шундый хәбәрне популяр мессенджерларның берсендә ала. Хатта: «Сәлам, фотода синме?» соравы һәм аның артыннан ук «Фото» исемле файл килеп чыга. Ир аны ачуга ук танышу сайтына эләгә. Ул бу битне ябарга теләсә дә, гаджет үзенекен эшләвен дәвам итә. Аннан соң, күп тә үтми, аңа банктан акчасы алыну турында хәбәр килеп ирешә. Китерелгән зыян 30 мең сумга якын була. Ул ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлеше (урлау) буенча җинаять эше
кузгатыла. 

Полиция хезмәткәрләре кисәтүенчә, фотография, зарарлы программа тәэминатыннан аермалы буларак, «APK» киңәйтүенә ия була алмый.
Әгәр шундый хәбәр килә икән, бу файлларны ачарга һәм үзеңә күчерергә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев