Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак булыгыз: талпаннар активлыгы арта

- Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре кисәтә

2023 елның 8 аенда безнең районда талпан тешләвеннән 268 кеше, шул исәптән 66 бала зыян күргән.

Бер атна эчендә 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр дәвалау учреждениеләренә талпаннан зыян күреп 21 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 3 тапкырга күбрәк.

Август аенда талпаннар актив түгел, шуңа күрә алардан курыкмаска мөмкин дигән фикер бар. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Яшел Үзән территориаль бүлегенең баш белгече Ирина Фадеева ни өчен алай булмавы  турында сөйләде.

- Август-сентябрь айларында талпан активлыгы яз белән чагыштырганда бераз кими.Әмма тешләү ягыннан активлыкның кимүе куркыныч инфекцияләр китереп чыгаручы талпаннар белән зарарлануның % кимүен аңлатмый.

Шул ук вакытта сентябрь-октябрь айларында талпаннар кабат активлаша һәм тешләү куркынычы арта. Активлык өчен төп шарт уртача тәүлеклек температурасы +6 градус.
Сак булыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев