Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребездә арзан бәяле ашханә ачылды

Кыйммәтле кафелар, тиз туклану нокталары күп инде ул, сүз дә юк. Тик менә өйдә пешкән кебек гади ризык капкалап алу урыннары юк иде диярлек.

Иң әүвәл бәяләренең арзан булуы җәлеп итте. Төшке аш вакыты булгач, халык та күп, чират су буе. Шулай да, бер кергәч, кире чыгып китәсе килмәде. Бәясе арзан дип кызыгасы түгел икән лә, өлешләре бик бәләкәй. Аннан тавык кәтлитен авызыма алгач, кире чыгарырдай булдым. Ризыкка алай әйтергә ярамаса да, тәмсез иде. Чиратта минем артта торган олы яшьтәге апа, ичмасам, ул кәтлитне әллә ничәне алган иде. Иң беренче аны уйлап, жәлләп куйдым. Башка ризыклары да күңелгә ятмады. Беренче тапкыр кердем һәм соңгысы булыр. Өеңдә суыткычта калган ашыңны кайтып ашаган булсаң, мең тапкыр яхшырак булыр иде, дип үземне сүктем инде. Чынлап та, үзең әзерләгән ризыкка җитәме соң?!

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев