Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: «Казан белән Яшел Үзәнне якынайту хыялыбыз бүген тормышка ашачак»

Бүген яңа Ш-1 трассасын ачу тантанасы булды, ул безнең төбәктә транспорт үтемлелеген яхшыртуга мөһим адым булачак!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Министрлар Кабинеты «Зур Яшел Үзән» проекты өчен, су бүлеп бирү, су һәм газ белән тәэмин итү системаларын төзү өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын раслады. 

Ш-1 Казан – Йошкар-Ола трассасыннан башлап, зур торак комплексларны Яңа Тура районы белән тоташтырачак. Ул М-7 кисешкән урында юлүткәргеч һәм ике яклы юл чишелеше белән җиһазландырылган. Һәм ул "Радужный"га, Осиновога “Салават күперен”нә илтүче реконструкцияләнгән уңайлы юлны тәэмин итәчәк. 

 Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, «Зур Яшел Үзән» проекты 9,8 мең гектар мәйданны били, анда 5,65 млн квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев