Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Рахматуллин: «Динара – бүген минем иң якын кешем»

Җырчы төрмәдә вакытта да иҗатын туктатып тормаган. Колониядә вакытта ул тормыш иптәше Динарага багышлап 7 җыр иҗат иткән, аның берсен тамашачылар инде яратып тыңлый.

- Минем төрмәдә утырганны инде бөтен Россия белә, яшерен түгел. Ялгышлар була инде ул, 4 аяклы ат та абына. Аңардан беркем дә сакланмаган. Төрмәдә дип, «колония-поселение» дип атала инде ул. Анда булганда да мин тик тормадым. Тыюлар булса да, миңа синтезаторымны алып керергә рөхсәт бирделәр. Популяр җырчы булгач, үземнең аппаратурамны да алып керә алдым. Һәр бәйрәмдә концертлар куйдык – 8 Мартны да, Яңа елны да билгеләп үттек. Шунда булган вакытта мин 7 җыр яздым. Аларның барысы да минем тормыш иптәшемә багышланган. Чөнки ул – миңа ярдәм иткән, миңа көч биргән кеше. Иҗат кешесенә төрле чикләргә ябылу бик авыр. Мин беренче көннәрдә синтезаторга җыр язарга утырам, минем күңелемә илһам бөтенләй килми. Чөнки анда аура андый түгел. Ләкин тормыш иптәшем Динара, минем белән телефоннан сөйләшеп, миңа көч, этәргеч биреп, үзенең серле сүзләре, мәхәббәте белән миңа терәк булды, һәм мин иң беренче «Төрмәдән хат» дигән җырымны яздым. Аның исеме, әлбәттә, бик авыр кабул ителә. Ләкин анда төрмә турында бик язылмаган, төп әйтергә теләгән сүз – кеше ялгышса да, төрле начар ситуацияләр булганда да һәрвакыт мәхәббәт коткарып кала, мәхәббәт җиңеп чыга, чын мәхәббәт булганда гына кеше бөтен кыенлыкларны җиңә ала, – дип Ринат Рахматуллин.

Динара бүген дә Ринат Рахматуллинның иҗади тормышында актив катнаша, җырчы белән гастрольләргә дә йөри икән. Ул матбугат конференциясенә дә килгән иде. Анда Ринат Рахматуллин Динара белән дуэт җырларга теләвен дә әйтте. Әлеге җырны ул шулай ук колониядә булганда иҗат иткән. Гаилә дуэтын киләсе концертларда тәкъдим итәргә җыеналар. Әлегә тамашачылар Динараны концертта күрсәтеләчәк видеоларда күрә алачак.

Ринат Рахматуллинның хатыны Динара

Фото: © Рамил Гали

- Динара – бүген минем иң якын кешем. Мине колониягә алып киткәнче, без никахлашкан идек. Ул мине озатып калды. Озатып калды дип… Аны әйтергә генә җиңел инде. Елап, күз яшьләре белән калды ул. Һәм актык көненә кадәр, 6 ай мине көтте. Атна саен очрашуларга килде, телефоннан һәрвакыт аралашып тордык. Бөтен кайгым да, шатлыкларым да, сорауларым да аның аша хәл ителде. Иң якын, кадерле, яраткан кешем. Андагы утырган кешеләргә җылылык, аралашу җитмәгәне сизелә бит инде. Минем Динарам һәрвакытта да үзенең җылылыгы белән миңа ярдәм итеп торды.

- Динара да җырлый. Бу серне мин беренче ачам. Мин төрмәдән бик матур бер җыр язып чыктым. Без аны дуэт итеп башкарачакбыз, бу концертларда түгел, киләселәрендә. Минем колониядә утырганда әйткән нәзерем бар – Динара белән бергә сәхнәдә шушы дуэтны башкарып, тамашачыларны шатландырырга. Шунда чын танышу булыр дип уйлыйм. Җыр «Син булганда гына, мин бәхетле» дип атала, – ди җырчы.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    6 ел көтмәс иде!