Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раифа училищесында күңелле һәм истә калырлык ГТО фестивале узды

Үзләренең спорт осталыкларын күрсәтү һәм ГТО билгеләрен алырга көрәшү өчен 1 һәм 2нче взвод укучылары җыелды.

Фестиваль Яшел Үзән районы тест үзәгеннән баш судья Марат Халитов, Дмитрий Борисов, Татьяна Хәсәнова чыгышы белән башланды. Алар катнашучыларны котлап, уңышлар теләде.

Аннары командалар ГТО сынауларын (тестларын) үтәүгә кереште, алар арасында йөгерү, тартылу, яткан килеш кулларны бөгү-җәю, урыннан озынлыкка сикерү, алга авышу һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү кебек биремнәр бар.

Спортчылар белән горурланабыз һәм ГТО фестивале, укучыларның сәламәтлеген ныгытуга һәм спорт күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итеп, уку йортының традициясенә әверелер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев