Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Подписка остасы» җиңүчесе Күгештән

Газетабызга язылып, квитанцияләрен юллап, бәхет елмайган абунәчеләребезгә һәм халык белән тырышып эшләгән, югары нәтиҗәләргә ирешкән почтальоннарыбызга бүләкләрне, ниһаять, тапшырдык.

Аның иң соңгысын – көн күреш кирәк-яраклары кибетенә 5000 сумга сертификатны Күгеш авыл җирлегенә хезмәт күрсәтүче Зөмфирә Хәйруллина килеп алды. Зөмфирә ханым уңганлыгын, кеше белән уртак тел табып эшли алуын инде берничә тапкыр сынады – «Подписка остасы» бәйгесе җиңүчесе булды.

-Тырыштык инде! Бер язылган кеше «Яшел Үзән»не гел алдыра, үгетләргә кирәкми. Ә иң сөенечлесе – яңа подписчикларыбыз да өстәлде. Үзем Күгеш һәм Айдар авылларына почта таратам. Эшебез авыр, зарланып әйтүем түгел. Хезмәтебездә ярдәм итеп торган авыл халкына рәхмәтлемен. Әле менә шулай күпләп район газетасына язылмасалар, бүләк тә отмас идем. Алга таба да бүгенгедәй бердәм булып яшәргә язсын. Ә инде сезгә шушындый бәйгеләр үткәреп, хезмәтебезне бәяли белгәнегез, алга таба канатланып эшләргә этәргеч биргәнегез өчен чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, – дип сөйли Зөмфирә ханым.

Гомумән, безне районда иң күп укучылар Күгеш җирлегендә яши. Район яңалыклары белән кызыксынып, безнең белән бер дулкында булган якташларыбызга рәх мәтебезне юллыйбыз. Киләчәктә дә шулай бердәм булыйк, аралашып яшик. Хатлар языгыз, шалтыратыгыз, теләк-фикерләрегезне, моң-зар ларыгызны җиткерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев